ГТО көне

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

22 мартта Енабердино урта гомуми белем бирү мәктәбендә ГТО көне узды. Мәктәп укучылары һәм авыл халкы өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тест үзәгенең судьялар бригадасы нормативларны үтәү өчен мәйданчык оештырды.

Катнашучылар төп сынауларны үтәделәр: яткан килеш кулларны  бөгеп һәм турайтып күтәрелү, баскан урыннан озынлыкка сикерү, биек горизонталь колгада тартылу һәм 1 минут эчендә яткан килеш гәүдәне күтәрү.

Барлык укучылар арасында сынауларны иң яхшы үтәүче Семенов Всеволод булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International