С Гассар исемендәге мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы үзәге яклавы астында "Нәүрүз" бәйрәм чарасы узды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Якты  номерлар беркемне дә битараф калдырмады. Моңлы җырлар яңгыраган, матур биюләр башкарвлган тамаша бер сулышта узды. Концерттан соң барлык катнашучыларны татлы ризыклар көтә иде.

Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән  Менделеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров, Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Райхана Фәрхетдинова, «ТР Әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының Менделеевск бүлеге җитәкчесе - Орудж Гасанов мөрәҗәгать иттеләр.

Бәйрәм чарасы ахырында Әминә Мусина (А.Ахунов исемендәге халык театрында катнашучы) этно-флешмоб үткәрде.
Нәүрүз бәйрәмендә күңелегезгә яз сулышы керсен! Сезнең тормышыгыз елның бу искиткеч чоры кебек  һәрвакыт яшь булсын, чәчәк атсын һәм үз җимешләре белән сөендерсен. Йортыгызга иминлек, уңайлылык һәм җылылык телибез. Моңсуланмагыз һәм үкенмәгез, җан һәм уйларыгыз белән бәхетле һәм саф булыгыз.

Тарихи яктан Нәүрүз бәйрәме тирән тамырларга ия һәм күп халыкларның мәдәни һәм дини гореф-гадәтләрен чагылдыра. Бу борынгы халык бәйрәме, Яз һәм Яңа ел килүен чагылдыра. Бу көнне кешеләр барлык начарлыкларны онытырга, игелекле йөрәк һәм саф ниятләр белән Яңа елга керергә тырышалар. Күңел ачу һәм шатлык атмосферасы бәйрәмгә килгән һәр катнашучыны, тамашачыны җәлеп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International