Узган атнада Менделеевск районы башлыгы, футбол Федерациясе Президенты Радмир Беляев җитәкчелегендә футбол федерациясенең попечительләр советы утырышы узды

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Утырышта "Менделеевск" футбол клубының футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашу, 2024 елгы балалар командалары Республикасы Беренчелегендә катнашу мәсьәләләре каралды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча хисап белән яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Рашат Фаизов чыгыш ясады.

"Менделеевскида ябык футбол манежы барлыкка киләчәк. Димәк, олыларның да, балалар командаларының да күнегүләр өчен мөмкинлекләре  күбрәк булачак, димәк, югары нәтиҗәләр дә! Проект киләсе елда ук тормышка ашырылсын өчен документлар әзерләнә., дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International