Мәдәният хезмәткәрләренең һәм ветераннарының һөнәри бәйрәме!

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Менделеевск районы талантлы иҗади коллективлары һәм проектлары, Бөтенроссия масштабындагы фестивальләрдә, конкурсларда җиңүләре, иҗади вакыйгалары белән дан тота! Болар барысы да Сезнең иҗат нәтиҗәләре, хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Хәзерге вакытта районыбызның мәдәният учреждениеләрендә 200гә якын хезмәткәр эшли.  Бу кешеләр дөньяны иҗади күзлек аша күрәләр һәм аны үз хезмәтләре аша киңрәк, яктырак, игелеклерәк итәргә омтылалар. Сез һәрвакыт яңа үрләргә, үсешкә омтыласыз, үсеп килүче буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялисез. Һөнәри осталылыгыз һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт! Яңа уңышлар, илһам, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International