Менделеевск яшьләре- "Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү яклы"

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

«Яшьлек» яшьләр үзәге активистлары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча фикер алышуга  багышланган профилактик чара узды. Очрашуда юл куркынычсызлыгының актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, шулай ук кагыйдәләрне үтәмәү фаҗигале нәтиҗәләргә китерә торган очракларны китерделәр. Юл хәрәкәтендә катнашучылар юл билгеләрен, светофор сигналларын санга сукмый, куркынычсызлык каешларын бәйләми яки велосипедта, самокатта,   йөргәндә кагыйдәләрне үтәми. Очрашуда катнашучылар актив иде, сораулар бирделәр һәм фикер алышуда катнаштылар. Ахырда балалар җәяүлеләргә, машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга юл йөрү кагыйдәләрен бозмауларын теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International