Йорт астындагы җир кишәрлеген нинди документлар белән рәсмиләштереп була?

2024 елның 29 марты, җомга

Йорт астындагы җир кишәрлеген нинди документлар белән рәсмиләштереп була?

Татарстан Росреестры экспертлары гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирүне дәвам итә

Бакча кишәрлеген ызанлаганда, безнең кишәрлекнең күршегә өстәлгәне ачыкланды, шуңа күрә без аны исәпкә куя алмыйбыз һәм Башкарма комитеттан карар ала алмыйбыз. Нәрсә эшләргә?

- Күрше кишәрлекнең декларацияләнгән мәйданы булырга мөмкин, ягъни ул ызанлау  планыннан башка рәсмиләштерелгән. Башта күршеләр белән килешү төзергә һәм чикләрегезне килештерү турында карар кабул итәргә тырышыгыз, моның өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә килешү төзелмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә, ызанлау билгеләү турында гариза язарга һәм ызанлау планын куярга мөмкин. Гаепләнүчеләр буларак сезнең күршеләр  җавап бирүчеләр булаячак

ТР Тукай районы «Калинка» бакча ширкәтендәге җир кишәрлеген ничек хосусыйлаштырырга? Үләт базы булу сәбәпле кире кагылды.

- Җир кишәрлекләре бирү вәкаләтләре җирле үзидарә органнары компетенциясенә керә. Өстәмә хәбәр итәбез, санитар-саклау зонасын кыскарту мәсьәләсе белән Тукай муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасына да мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бакча йортын кадастр исәбеннән ничек алырга?

- Тикшерү акты алу өчен сезгә кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында үз эшен туктаткан күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар булса, бер үк вакытта кадастр исәбеннән алу һәм милек хокукын туктату турында гариза бирергә кирәк.

Йорт астындагы җир кишәрлеген нинди документлар белән рәсмиләштереп була?

- Йорт астындагы җир кишәрлеген рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар:

- җирле үзидарә органы тарафыннан бирелгән хуҗалык кенәгәсеннән өземтәләр;

- дәүләт хакимияте органы тарафыннан бирелгән мондый кишәрлеккә гражданның хокукы турында дәүләт акты яки акт (таныклык) ;

- күрсәтелгән җир кишәрлеген бирү турында акт (карар).

- әгәр торак йорт мирас буенча күчсә, торак йортка документлар һәм элеккеге милекчегә җир кишәрлеге бирү турындагы документлар нигезендә.

Бакчачылык ширкәтендә торак йортны ничек рәсмиләштерергә?

- Хәзерге вакытта бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә төзелгән торак йортны кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларны гадиләштерелгән тәртиптә, ягъни техник план һәм җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документ нигезендә генә теркәргә мөмкин (әгәрбердәм дәүләт күчемсез милек реестрында күрсәтелгән күчемсез милек объекты урнашкан җир кишәрлегенә гариза бирүченең хокукы теркәлмәгән булса). Шул ук вакытта гадиләштерелгән тәртип шәхси торак төзелеше объектларын төзүнең хәбәр итү тәртибе һәм бер үк вакытта кадастр исәбенә кую һәм төзелешкә рөхсәт бирүгә вәкаләтле орган тарафыннан хокукларны теркәү өчен документларны Росреестрга җибәрү тәртибе аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеген юкка чыгармый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International