26-31 мартта Рязань шәһәрендә 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Россия беренчелеге узды. Менделеевск тарихында беренче тапкыр "Батыр" спорт мәктәбеннән Гомәрова Зилә Россия беренчелегендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнашты
Барлык беренчел көрәшләрдә дә безнең тхэквондист кызыбыз ышанычлы җиңү яулады. Финалга чыгу өчен ул булачак беренчелек җиңүчесе, Краснодар крае спортчысыннан бары тик бер баллга гына калышты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең спортчы бронза призеры булды
Ярышларда Россия Федерациясенең 59 субъектыннан 883 спортчы катнашты. Зиләне һәм аның тренеры Галина Сәлимуллинаны бик лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз