1 апрельдән Татарстанның чисталык экомарафоны - "Санитар икеайлык" кысаларында Менделеевск шәһәрендә "Санитар-экологик икеайлык" старт алды. Ике айлыкның төп максаты-шәһәр урамнарын, паркларын, скверларын санитар чистарту, кышкы чорда җыелган чүплекләрне ачыклау һәм бетерү һәм территорияләрне кар катламы эрегәннән соң тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү.
Барлык милек формасындагы предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләрен, шәхси эшмәкәрләрне, милекчеләрне, гараж, автостоянка, автоюу арендаторларын, шәхси йорт хуҗаларын, шулай ук күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне янәшәдәге һәм йорт яны территорияләрендә санитар тәртип урнаштыру чараларында актив катнашуларын сорыйбыз! Шәһәребезне чиста, матур һәм уңайлы итик!