Россия эшмәкәре бәйрәменә багышланган ел саен үткәрелә торган "Иң яхшы эшмәкәрләр Советы" Республика конкурсы республикабыз эшмәкәрләре мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булды.«Татарстанның иң яхшы эшмәкәрләр Советы» V Республика конкурсы Менделеевскида узачак, чөнки узган ел Менделеевск районының Координация советы ТР муниципаль районнарында «Иң яхшы эшмәкәрләр Советы» IV Республика конкурсында җиңүче булды. Бу лаеклы җиңү һәм үз территориясендә финал өлешен үткәрү хокукы бирде. 23 мартта булачак конкурс финалына әзерлек кысаларында. Менделеевск шәһәрендә ТР кече һәм урта бизнес ассоциациясе Советы Рәисе Фәрит Сафин, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Флюра Арсланова, ТР кече һәм урта бизнес ассоциациясе советы әгъзалары Гөлнара Рөстәмова һәм Риман Фатыйхов булды. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ленар Әхмәтов белән берлектә кунаклар техник, логистик һәм башка мәсьәләләр буенча безнең шәһәрдә конкурс финалын уздыру турында фикер алыштылар.