Террорчылыкка каршы комиссия утырышы.

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Менделеевск районында иминлек мәсьәләләре администрациядә террорчылыкка каршы комиссия утырышында тикшерелде. 

Утырыш Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров җитәкчелегендә узды. Шулай ук район прокуроры Ришат Шакиров, җаваплы хезмәтләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Менделеевскида җәмәгать иминлеген тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклау, террорчылык актларын профилактикалау һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү чаралары турында  - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы Әхмәдуллин Айдар Илдус улы сөйләде.

Киңәшмә барышында түбәндәге йөкләмәләр бирелде:

▫хәбәр итү системасы буенча барлык җиһазларны тикшерергә;

▫террорчылык куркынычын профилактикалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International