12 нче «Крепышь» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә кошлар көнендә биш яңа сыерчык оясы асып куйдылар. Балалар урамга чыктылар,сыерчык оясынын карадылар һәм аны урнаштыру барышын күзәттеләр. Тәрбиячеләр аларга кошларның табигатьтәге роле, кешеләр өчен файдасы һәм ни өчен кошларга ясалма оялар ясарга кирәклеге турында сөйләделәр.
"Ояларга кошлар килүен күзәтеп һәм көтеп торачакбыз", - дип уртаклашты балалар.