10 нчы "Рябинушка" балалар бакчасы проекты җиңүче булды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

10 нчы "Рябинушка" балалар бакчасы проекты кабат җиңүчеләр арасында! «Беренчеләр хәрәкәт» нең икенче грант конкурсына илнең 71 төбәгеннән 5876 гариза килгән. Шуларның 424е беренчеләр хәрәкәте тарафыннан хупланган. Җиңүчеләр арасында 10 нчы "Рябинушка" балалар бакчасы проекты. Проектның максаты: химия лабораториясен яңа җиһазлар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга фән дөньясына тирәнрәк чуму өчен цифрлы лабораторияләр белән тулыландыру. 2023 елда без әлеге проектның уңышлы тормышка ашырылуын күрдек һәм аны масштаблаштыру күздә тотыла.

Җиңү белән котлыйбыз! Уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International