"Менделеевск яңалыклары" коллективы экологик икеайлыкка кушылды
Ике айлыкның максаты территорияләрне тәртипкә китерү
Менделеевскида санитар-экологик икеайлык башланды. Шулай итеп редакция коллективы өмәгә чыкты.
Хезмәткәрләр, көрәкләр белән коралланып, территориядә калган карны җыештырдылар. Барысын да тәртипкә китереп кенә калмадылар, яхшы кәеф белән дә тулыландылар!