2 көнгә Менделеевск ТР Рәисенең кадрлар резервы өчен белем бирү мәйданчыгы булды.
Менделеевск районында Татарстан Рәисенең кадрлар резервы финалистлары күләмле эш көннәре үткәрде.
Алар зур конкурс узган һәм дәүләт хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү өчен республика резервына эләккән актив яшьләр. Төрле өлкәләр белгечләре районнар, предприятиеләр тәҗрибәсен өйрәнәләр һәм проектлар төзиләр.
Район башлыгы Радмир Беляев шәхсән үзе районны үстерү стратегиясе турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
Шәһәрне формалаштыручы предприятие белән хезмәттәшлек итү һәм заводның эше турында «Аммоний»га экскурсия вакытында сөйләделәр.
Шулай ук безнең кунаклар «Менделеевск үзәне» балалар компетенцияләре үзәгендә, химия-технология лицеенда булдылар. Автожгут җитештерүдә «Блик» ҖЧҖ резервчылар өчен автожгут ясау буенча мастер-класс үткәрә.
Резервчылар безнең районның матурлыгын бәяли алдылар, Ык Тамагы авылында Кама елгасы ярындагы күзәтү мәйданчыгында, Богоявленский гыйбадәтханәсендә һәм Тыныч Таулар бистәсендә П.К. Ушков каберлегендә булдылар.
Экскурсияне алып баручы кунакларга безнең урыннар тарихы турында сөйләде.
«Атмосфера» гөмбәзендә район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашында «Монобәйлелек шартларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» темасына брифинг узды, шуннан соң резервчылар сайланган темаларга проект идеяләрен формалаштыруга керештеләр.
Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча һәр команданың проект инициативаларын тыңлау узды. Кадрлар резервында катнашучылар Менделеевск районын үстерү буенча 4 проект тәкъдим иттеләр.