Зона этабында республиканың төрле шәһәрләреннән 9 гаилә катнашты: Яр Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнары.
Безнең данлыклы Менделеевск шәһәрен Нуриевлар гаиләсе (Кашаповлар династиясе) тәкъдим итте.Конкурсны компетентлы жюри бәяләде.
Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы һәм район башлыгы Радмир Беляев мөрәҗәгать итте.
Конкурста һәр гаилә үзенең искиткеч тарихын тәкъдим итте, үз талантларын һәм сәләтләрен күрсәтте. Конкурста катнашу гаиләләргә туганлыкның чын көчен тоярга һәм үз нәселенең кыйммәтен ачарга мөмкинлек бирде.
Республика фестиваленең зона этабы нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.
3 урын һәм 60 000 мең сумлык сертификатны Әгерҗе районыннан Третьяковлар гаиләсе алды.
2 урын һәм 80 000 мең сумлык призны Чаллы шәһәреннән Хәлиуллиннар гаиләсе алды.
Мактаулы 1 урын һәм 100 000 мең сумлык сертификатны Менделеевск районыннан Нуриевлар гаиләсе алды.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз.