Раушан Камилевна билгеләп үткәнчә, район пенсионерлары спортта, мәдәнияттә, иҗатта актив һәм өченче яшьтәге университетта тырышып шөгыльләнәләр.
Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Ханзаров көмеш яшьтәге кешеләргә актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Аннары катнашучыларга пенсионерлар берлеге рәисе вазифасына кандидатура тәкъдим ителде.
Җыелганнар бертавыштан Валентина Мамакова кандидатурасын якладылар