«Эшлекле дүшәмбе» дә район башлыгы Радмир Беляев яңа коллегаларын тәкъдим итте.

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Менделеевск районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Рыбакова Юлия Михайловна билгеләнде.

Татарстан Республикасы Менделеевск районында Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе итеп Валентина Викторовна Мамакова сайланды.

Менделеевск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге башлыгы вазыйфасына полиция майоры Мансуров Марсель Мәгъсүм улы билгеләнде.

Яңа хезмәттәшләребезгә эштә уңышлар телибез!

Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге башлыгы, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында ТР буенча баш дәүләт санитар табибы вазыйфасына Мөхәммәтшин Илдар Рафаил улы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International