Керемнәр турында декларацияне 3-НДФЛ формасы буенча тапшырырга һәм салым суммасын гражданнар 2 майдан да соңга калмыйча мөстәкыйль исәпләргә тиеш. "Документны исәпкә алу урыны, ягъни яшәү урыны буенча салым органына тапшырырга, салымны 2024 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк", – дип ассызыклады идарә җитәкчесе.
Ел башыннан физик затлар салым органнарына 235 меңнән артык декларация тапшырган инде. Бу декларацияләрнең 24 меңе закон нигезендә аны тәкъдим итәргә тиешле гражданнар тарафыннан тәкъдим ителә, алар бюджетка 1,3 млрд сум түләргә бурычлы. Барлыгы физик затлардан 4 млрд сумнан артык салым белән үз керемнәрен игълан итәргә тиешле 70 меңгә якын декларация тапшырылыр дип көтелә.
Салым администрациясендә заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә 3-НДФЛ декларациясен шәхси кабинет аша тапшыру уңайлырак, чөнки мәгълүматның күп өлеше автомат рәвештә тутырыла. Әйтик, 2023 елда татарстанлыларның 96 проценты шәхси кабинет аша 3 - НДФЛ декларациясен тәкъдим итүне өстен күргән.