Кайнар линиягә шалтыратып, белергә мөмкин булачак:
- Җир законнарын бозудан ничек сакланырга һәм җир кишәрлегеннән файдалану һәм аларга ия булу хокукын ничек якларга?
- Хокук бозуларның нинди төрләре була һәм җир кишәрлекләре хуҗаларына нәрсә өчен штраф салырга мөмкин?
- Җир хокуклары бозылган очракта тикшерүләргә мораторий шартларында нәрсә эшләргә?
Бердәм кайнар линия Казанда (843) 255-25-71 телефон номеры буенча узачак. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә белергә мөмкин.