Татарстанда торак төзү өчен илледән артык буш кишәрлек билгеләнгән

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстанда проект эшли башлаганнан бирле, апрель башына барлыгы 3 мең гектар җир мәйданында 2 685 җир кишәрлеге ачыкланган. Әлеге кишәрлекләрне күп фатирлы һәм шәхси торак йортлар төзү өчен кулланырга мөмкин.

Әйләнешкә 300 гектар тирәсе мәйданлы 56 җир кишәрлеге җәлеп ителгән. Шуларның 49ы шәхси торак төзелеше өчен, 7 участогы күп фатирлы йортлар өчен билгеләнгән.

Әлеге җир кишәрлекләре әгерҗе, Аксубай, Апас, Әтнә, Биектау, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Бөгелмә, Спас, Азнакай, Питрәч, Чистай һәм Тукай районнарында урнашкан.

Искәртеп узабыз, «Төзелеш өчен җир» проекты 2020 елдан Хөкүмәт Рәисе кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм «Милли киңлек мәгълүматлары системасы» дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Милли киңлек мәгълүматлары системасын булдыру инфраструктураны яңарту һәм гражданнар өчен уңайлы мохит формалаштыру максатыннан «төзү» юнәлеше буенча 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш инициативалары исемлегенә кертелгән.

Белешмә

Җир кишәрлекләрен эзләү өчен Росреестрның Иҗтимагый Кадастр картасы сайтына керергә, аннары «төзелеш өчен җир» менюны сайларга һәм эзләү сызыгына түбәндәге билгеләр комбинациясен кертергә кирәк: 16:*, анда 16 төбәк коды, алга таба эзләүне башларга. Система төбәктә булган буш җир кишәрлекләрен, шулай ук алар турында гомуми кулланышта булган мәгълүматларны, мәсәлән, мәйданны, объектның адресын, җир категориясен күрсәтәчәк. Мөрәҗәгатьне булдыру өчен тиешле объект буенча мәгълүмат тәрәзәсендәге «мөрәҗәгатьне тапшыру» сылтамасына басыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International