Шәһәрдә чокырлы юлларны ремонтлау эшләре башланды

2024 елның 13 апреле, шимбә

«Брус» ҖЧҖ юл эшчеләре юлдагы чокырлау ямау эшләренә керештеләр.

Белгечләр чокырларны фрезерлау, битумны эретеп һәм кайнар асфальт-бетон катнашмасын салуны башкарачак.

Беренче чиратта Гунин, Гассар, Ленин, Фомин, Химиклар, Татарстан, Чоловский, Хезмәт урамнарында төп магистральләр ремонтланачак. 

Әлеге урамнарда эшләрне 5 майга кадәр тәмамлау планлаштырыла.

15 майдан ишегалларында юлларны һәм тротуарларны  ремонтлау буенча эшләр планлаштырылган.

‼Хөрмәтле автомобильдә йөрүчеләр! Сездән бу хәлне аңлап һәм түземлек белән кабул итүегезне, юлларда игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International