С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ предприятиесе хезмәткәрләренең «Гаилә альбомы»дип аталган концерты узды 👨 👩 👧 👦
Ул «Гаилә елы» на багышланган ХХІІІ район халык иҗаты фестивале кысаларында тәмамлаучы булды.
Тамашачыларга үз номерларын «Аммоний»АҖ иҗат коллективы күрсәтте.
Коллективның шәхси стиле, искиткеч җанлы һәм дәртле номерлары тамашачыларны бәйрәм атмосферасына чумдырды. Бу кичне чыннан да якты бию һәм музыкаль номерлар башкарылды.
Хәзерге вакытта Ватаныбызны махсус хәрби операция зонасында булган предприятие хезмәткәрләренең видео мөрәҗәгате күңелгә үтеп керерлек мизгел булды.
Ә концерт ахырында сәхнәдә бәйрәм торты пәйда булды, чөнки быел безнең шәһәрне формалаштыручы «Аммоний» АҖ предприятиесе 35 еллык юбилеен билгеләп үтә🎂
Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм генераль директорның дәүләт органнары белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Юрий Разбежкин чыгыш ясаучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
«Аммоний» коллективына яхшы кәеф өчен рәхмәт!