1 013 татарстанлы техник тернәкләндерү чараларын почта аша алачак

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Почта Россия Хезмәт министрлыгы һәм Социаль фонд белән партнерлыкта илнең 70 төбәгендә яшәүче аз хәрәкәтләнүчеләргә техник тернәкләндерү чаралары (ТСР) китерәчәк.

Заказ бирелгән техник тернәкләндерү чараларын почта курьерлары аша клиентка уңайлы вакытта да алырга мөмкин булачак, һәм почта  бүлекчәләрендә дә  .   Аларны безнең төбәктә яшәүче 1013 кеше алачак. Партнерлар продукция исемлеген киңәйтергә, почтага протезлар, коляскалар, кресло-коляскалар белән эшләүне ышанып тапшырырга ниятли.

Февраль аенда Федераль Җыенга мөрәҗәгать иткәндә Владимир Путин инвалидлар мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирде, 2030 елга мохтаҗлар озак вакытлы карау хезмәтләре белән тәэмин ителергә тиешлеген ассызыклады.

Почтаның бурычы-дәүләтнең ышанычлы ярдәмчесе булу һәм ил халкының барлык категорияләренә ярдәм итү. Сәламәтлек үзенчәлекләре булган күп кешеләр хәрәкәтсез яки хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерәләр. Почта ресурслары илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә техник тернәкләндерү чараларын алу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Россия Почтасының генераль директоры Михаил Волков.

Узган ел ахырында партнерлар Псков һәм Калининград өлкәләрендә җибәрүне сынадылар. Почта  2 000нән артык кешегә  техник тернәкләндерү чараларын уңышлы тапшырды. Планнарда ел ахырына кадәр техник тернәкләндерү чараларын алу өчен электрон сертификатлар ярдәмендә бирә башлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International