Яз көне, җир өстен җылытып, беренче су җыелдыклары барлыкка килү белән талпаннар һөҗүме активлаша башлый.
2024 елның 10 апреленә Менделеевск районында яшәүчеләрнең кадалган талпанны алдыру һәм йогышлы авыруларны профилактикалау буенча медицина ярдәме сорап мөрәҗәгатьләре теркәлмәгән.
2023 елда талпаннар кадалуның беренче очрагы 3 апрельдә теркәлгән.
Ел саен, Менделеевск районында халык еш йөри торган территорияләрдә – паркларда һәм скверларда талпаннарга каршы эшкәртүләр үткәрелә. Менделеевск районында акарицид эшкәртүләр ТР бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларга үткәрелә, бу эшләргә 2024 елда 25,47 гектар җирне эшкәртү өчен акча бүлеп бирелгән, шул исәптән: «Березовая роща», «Химик» стадионы, Ык Тамагы авылы яр буе, «Аммоний», «Интернационалистлар», «Химик» скверлары, «Ушковлар утравы» паркы, «Геройлар Аллеясы " керә. Бу эшләр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Алабуга филиалы тарафыннан башкарыла. Территорияләрне беренче эшкәртү кар тулысынча төшкәннән соң һәм һава торышы явым-төшемсез урнашканнан соң башланачак.