🔹7 нче балалар бакчасында ремонт эшләре тулысы белән бара. Барлык демонтаж эшләре тәмамланган һәм электр чыбыклары монтажланган. Идәннәр тигезләү, түшәмнәрне ремонтлау һәм плиткалар ябыштыру эшләре бара. Икенче катта тәрәзәләр монтажлана, идәннәрне тигезлиләр.
Объектны июль ахырында тапшыру планлаштырыла.
🔹«Фаворит» ат спорты мәктәбендә түбәләрне сүтәләр һәм атларны урамда йөртү урыннарын төзи башлаганнар.
🔹Күпфункцияле үзәк бинасында шулай ук демонтаж эшләренә керештеләр. Биредә электр белән тәэмин итүне алыштыру, видеокүзәтү, идәннәрне, стеналарны, түшәмне ремонтлау эшләре башкарылачак.
🔹Татар Тәкәше авылында .«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында фельдшер акушерлык пунктын ремонтлауга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар