Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерә ала

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Яз җитү белән республика халкының Россия почтасы бүлекчәләрендә үзләрен талпан тешләүдән иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. 

«Антиклещ " ирекле иминият программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

Полисны рәсмиләштерү өчен почта бүлекчәсе операторына полис сатып алыначак кешенең тулы исемен һәм контакт телефонын, шулай ук туган көнен һәм паспорт мәгълүматларын хәбәр итәргә кирәк.

Рәсмиләштерү ике минуттан артык вакытны алмый. Полисның яше һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Хат ташучылар полисны авыл халкына өйләренә илтә алалар.

Талпан тешләгәндә, «Антиклещ» программасы буенча иминиятләштерелгән кеше тәүлек әйләнәсе медицина элемтәсе үзәгенә шалтыратырга тиеш, анда аны якындагы клиникага җибәрәчәкләр, анда аңа талпаннарны алачаклар, иммуноглобулин кертәчәкләр, ә кирәк булганда стационар һәм тернәкләндерү оештырачаклар. Әгәр дәвалау үзлектән түләнгән булса, иминият компаниясе белән килешү буенча, акчалата компенсация варианты бар.

Клиент иң кызыклы иминият шартларын сайлый һәм ярдәм сорап чикләнмәгән санда мөрәҗәгать итә ала, 500 000-2 млн.сумлык иминият суммасы беткәнче. полисның бәясе сайланган иминият компаниясенә бәйле рәвештә 300 сумнан 390 сумга кадәр үзгәрә.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтындагы мәгълүматларга караганда, талпан вирусы энцефалиты буенча төбәкнең 30 административ территориясе, иксод талпан боррелиозы буенча республиканың бөтен территориясе эндемик булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International