Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Максим Скоробогатов 22 апрельдән 12 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелүе турында сөйләде.

Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда тыела:
🚫 коры үлән һәм чүп яндыру;
🚫ачык утта пешерү (учаклар, мангаллар),
🚫урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман участоклары белән чиктәш сәламәтләндерү оешмалары территориясендә 1-3 куркыныч класслы пиротехник әйберләр куллану.

Янгынга каршы режимны бозган өчен штрафлар яный:
гражданнарга 🔴10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
вазифаи затларга 🔴30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
шәхси эшмәкәрләр өчен🔴, 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга 🔴400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Гадәттәгечә эссе коры һава торышы булу сәбәпле, ут белән саксыз эш итү  белән бәйле рәвештә янгыннар саны арта. Торак пунктлар территориясендә, шулай ук башка җирләрдә дә рөхсәтсез үләнгә ут төртүне һәм чүп-чарны яндыруны контрольдә тоту - бу безнең Сезнең белән уртак бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International