Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны  югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти ара ераклыгын арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе аша  гына чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең туктау юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга кирәк. Ерактан күренеп торырлык жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International