Күп айлар дәвамында фестивальгә әзерлек буенча районның үзешчән коллективларында иҗади эш барды. Сайлап алу концертлары авылларда һәм шәһәрдә узды.
- 23 нче халык иҗаты фестиваленең уңышлы, искиткеч һәм якты тәмамлануы белән котлыйм. Фестивальнең гаилә елына багышлануы бик яхшы. Фестиваль мәйданчыгында иҗатка гашыйк булган бик күп кешеләр катнаша. Без сезнең белән горурланабыз. Сез бер зур, иҗади һәм тату гаилә, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева.
Гран-при дипломнарына лаек булдылар:
"Вокал. Соло -Дмитрий Тараканов, Газпром трансгаз Казан;
"Инструменталь иҗат"- Владимир Аничкин, шәхси эшмәкәр;
"Вокал. Ансамбльләр".- С.Гассар исемендәге мәдәният йорты "Талларым" татар җыр ансамбле, җитәкчесе К. Галләмова
«Хореография»- «Аммоний " АҖ иҗат төркеме, «Бу сугыш кына» биюе
Котлыйбыз!