«ЭкоЯз»акциясенең өченче атнасы

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Иске Гришкино авыл мәдәният йорты ,китапханә хезмәткәрләре, «Ромашка» балалар бакчасы һәм «Иске Гришкино урта гомуми белем бирү мәктәбе»  хезмәткәрләре урамнарны чүп-чардан чистартуны дәвам итәләр.

Менделеевск шәһәренең 7 нче балалар бакчасы да беркетелгән территорияне җыештырудан читтә калмый! Шимбә көнне йорт яны территориясен һәм Чоловский урамы 12 йорт тирәсен чистарттылар

Ә мәктәп тирәсендәге территориядә эшләүче 3 нче лицей укучыларына карап тору үзенә бер рәхәт!

Апрель-чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр – коллективны берләштерүче яхшы традиция. Бик яхшы! Шулай дәвам итәргә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International