Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы турында кисәтү

2024 елның 27 апреле, шимбә

2024 елның 28 апреленнән 2 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары булыр дип көтелә (4 класс).

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

Янгынның  төп булмаган билгеләре: томан төтене, янган ис, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышы, аларның күченә башлаулары - бер якка очып китүе, офыкта төнге шәфәкъ яктысы.

Урманда янгынны ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларын яфраклы агач ботаклары салып көпшәк грунт белән күмеп,  ут хәрәкәте юлында киң канаулар казып, җир полосалары ясап, янгынны сүндерергә мөмкин.

Ут торак пунктка якынлашса, нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне утның перпендикуляр таралу юнәлешендә чыгарырга   кирәк. Юлларда гына, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчагында суда да хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз белән борыныңны юеш мамык-марля бәйләвече, сөлге, кием-салымның бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән документлар, акча, бик кирәкле әйберләрне алырга. Шәхси әйберләрне янмый торган таш корылмаларда  яки җир белән күмелгән чокырда гына саклап калырга мөмкин.

Эвакуациягә чыгу мөмкин булмаганда (торак пунктларда массакүләм янгыннар) ныгытылган таш биналарда, гражданнар оборонасы сыену урыннарында яки зур ачык мәйданнарда, стадионнарда  көтеп кенә калырга

Урманда янгын чыккач, паникага бирелмәгез. Башта шартларны тиз анализлагыз. Рельефның калку ноктасына менәргә яисә биек агачка үрмәләргә, янгын учагы булган урынны табарга, ут таралу юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә, сулыкның, сазлыкның, урман асларының, торак пунктларның урнашуын күрергә кирәк.

Әгәр юл киселгән булса, янгыннан утрауларда, сайлыкларда, сазлыкларда, тау түбәләрендә һ.б. ышыкланырга кирәк. Яулак урыннарны агачлардан ераграк сайлагыз - алар янгында, тамыр янганда, тавышсыз гына егылырга мөмкин. Ут якынлашканда, киемнәрне су белән чылатыгыз, суга ятыгыз, ләкин камыш янында түгел. Тирән булмаган сулыкларда башта йокы капчгын   аннары  өс киемнәрен су белән чылатып, башны  йокы капчыгына төрегез. Яну учагында калсагыз, вакыт-вакыт кирегә борылыгыз, киемнең кипкән урыннарын чылатыгыз, битне күп катлы бәйләвеч белән саклагыз, аны даими чылатыгыз. Яну учагына эләккәч, бөтен нейлон, капрон һәм башка йөзә торган киемне салыгыз, янучан һәм җиңел янып китүчән кирәк-яраклардан арыныгыз.

Әгәр дә сез урманда зур булмаган янгынга тап булсагыз, аны туктату һәм бер үк вакытта якындагы торак пунктка яки урманчылыкка кемне дә булса ярдәм сорап җибәрергә кирәк.

Урман янгыннары вакытында үзеңне ничек тотарга

Урманда янгын еш кына кеше гаебе белән барлыкка килә - бу ут белән саксыз эш итү дә, сүнмәгән учак та, ташланган шырпы яки тәмәке дә, балалар шаяруы да. Кайвакыт янгын чыгуның сәбәбе булып яшен  хезмәт итәргә мөмкин, әмма мондый очраклар шактый сирәк. Шулай да урманда ут стихиясе белән очрашырга туры килсә, нәрсә белергә кирәк соң? Ничек урман янгынына юл куймаска? Әгәр янгын чыккан булса, нишләргә?

Урманда янгынга ничек юл куймаска тырышырга

Беренчесе - ялга яки походка чыгарга хәзерлек. Үзең белән чиләк, балта һәм көрәк алырга киңәш ителә. Биш һәм аннан да күбрәк кеше бергә җыелсагыз, бу, әлбәттә, яхшы. Әгәр походта ялгыз булсагыз? Турист-ялгызы үзе белән чиләкләр һәм балталар алмаячак Ялгыз поход өчен (янгын ихтималы аркасында гына түгел) чехолы булган җыелма сапер көрәген  алырга һәм аның кырыйларын кайрарга киңәш ителә. Шулай итеп, ул сезгә көрәк тә, балта да булып хезмәт итәчәк.

Икенчесе - урманда учак якканда саклык чараларын күрергә кирәк. Мондый чарага гомумән ут белән бәйле бөтен нәрсә керә. Учакны бер вакытта  да агачлар астында ягарга ярамый Коры үлән яисә якында гына коры агач төпләре урнашкан урында учак ягарга ярамый. Учак өчен урынны алдан ук әзерләргә яки туры килгәндә иске учакны кулланырга тырышырга кирәк.

Туктап торган вакытта

Беренче номерлы алтын кагыйдә - беркайчан да учакны күзәтүсез калдырырга ярамый! Ягулык запасын   учактан өч-биш метр ераклыкта тотыгыз. Бик югары учак үрчетмәгез, әгәр дә ул ниндидер аерым зарурлык таләп итмәсә (сигнал учагы, мәсәлән). Учак мөмкин кадәр азрак очкыннар бирсен, бигрәк тә җил вакытында. Учак кабызганда җил булса аның көчен һәм юнәлешен исәпкә алыгыз, чөнки  очкыннар үләннәр яисә агач яфраклары януга китерергә мөмкин. Ягулык рәвешендә коры яфраклы ботакларны (дары кебек яна) кулланмаска тырышыгыз, чөнки учактан очкыннар гына түгел, ә пыскып торган яфраклар чәчеләчәк. Якын-тирәдә сулык булса, үзегездә булган савытка су тутырыгыз

Тукталу урынынан киткәндә, учакны әйбәтләп сүндерергә, су сибәргә һәм туфрак сибәргә кирәк. Әгәр кәзне алган булсагыз, учакны кәз кисәкләре белән каплагыз. Кузгалганда тулысынча ышаныгыз: учак сүнгән һәм сез киткәннән соң беркадәр вакыт үткәч ялкын кабынмаячак. Үзегез артыннан тәртип калдырыгыз һәм, кем әйтмешли, хәерле юлга.

Урманда янгын белән очрашканда нәрсә эшләргә

Әгәр дә Сез яңа гына башланган янгынны тапсагыз - мәсәлән, зур булмаган үлән өеме яки берәрсе ташлаган учак янында пыскып яткан урман түшәмәсе, моны үзегез сүндерергә тырышыгыз. Кайвакыт ялкынны таптау да җитә (дөрес, бераз сабыр итәргә һәм үләннәрнең яки түшәмләрнең чыннан да пыскып ятмавына инанырга кирәк, югыйсә ут яңадан кабынып китәргә мөмкин).

Килеп туган хәлгә дөрес бәя бирергә тырышыгыз. Конкрет шартлардан чыгып, сез мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндерүне хәл итәрсезме, яки сезгә ярдәм кирәк булачак. Үз көчегезне артык бәяләмәгез. Янгынны күрсәгез, аны сүндерергә тырыштыгыз, ләкин берни дә барып чыкмады, ә ул көчәйде генә, бәлагә эләкмәс өчен, ераграк китәргә кирәк.

Махсус хезмәтләргә тизрәк хәбәр итү мөмкинлеген эзләргә кирәк булачак. Мондый очракларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре ("01" телефоны), ЕДДС (телефоны - "112"), егерьлар, урманчылар булырга мөмкин. Төркем белән походта булганда, группаның бер әгъзасыннан авыр кирәк-яракларны  алырга һәм аны якындагы торак пунктка яки ярдәм сорап автомобиль трассасына җибәрергә кирәк. Төркемнең башка әгъзаларына маршрутны үзгәртеп,  янгын урынын калдыру яхшырак. Бер-берегезне күздән югалтмагыз.

Хәлнең кинәт үзгәрүен (җилнең тизлеге  һәм  юнәлеше үзгәрүен) исәпкә алыгыз. Китәргә тырышыгыз, "тизлектә янгын белән ярышмыйча", ягъни җилгә каршы яки җил юнәлешенә аркылы, тау битендә аска карап, ут өчен ышанычлы киртәләрне (минераль туфракның һәм елганың киң полосаларын) карап, китәргә тырышыгыз. Еш кына торфяниклар булмаса, янган участоклар бердәнбер куркынычсыз зона булып тора.

исәпкә алыгыз: ут җил уңаена (кызурак), аңа каршы (акрынрак) хәрәкәт итә, ә тау битендә аска караганда күпкә тизрәк хәрәкәт итә.

Көнлек янгын режимын күздә тотыгыз. Яну еш кына чык кибүдән соң (иртәнге 9-10 сәг) иртә белән башлана һәм кичке чык төшү белән (кичке 20-21 сәг) тәмамлана. Төнлә янгын "йоклый". Янгын аеруча көчле  төшке вакытта  - 13 дән 17 сәгатькә кадәр тәэсир итә һәм тиз тарала. Яңгыр явар алдыннан янгын чыгуы кичен көчәя. Бик коры, эссе һава шартларында (5 нче класс) янгыннар шулай ук төнлә дә тарала

Яну учагы кечкенә булса

Әгәр дә сез барлыкка килә торган янгынны вакытында сиздегез, һәм янгын учагы зур булмаган мәйданга ия икән, сез мөстәкыйль рәвештә аны локальләштерү һәм сүндерергә карар кабул итә аласыз. Сулык янында булганда, утка су сибегез, юеш материя белән ялкынны каплап сүндерергә мөмкин. Яна торган үләнне сынган ботаклардан "себерке" кулланып сүндерергә мөмкин. Шул ук вакытта, шуышып алга таба хәрәкәт иткән кебек, һөҗүмнәрне төп ут ягына күчерергә кирәк. "Себерке" белән берничә тапкыр сукканнан соң, үзе янып китмәсен өчен, кулларда берничә тапкыр әйләндерергә кирәк, ә аның җылынган ягы бераз суына төшә.

Сак булыгыз, торфлы җирләр  яна

Бик куркыныч күренеш. Күзгә төтен керә, тын алу бик авыр. Бәла-каза зонасыннан җил юнәлешендә китәргә кирәк, төтен һәм ут сездән артта калсын өчен. Аяк астында кайнар җир бер генә нәрсәне аңлата: сез зур куркыныч астында. Торф янганда, ут еш кына җир астына китә, анда тулы бер участоклар яна, бушлыклар барлыкка китерә. Мондый урынга бик тиз төшеп китәргә мөмкин, нәтиҗәләр гадәттә аянычлы. Шундый шартларда хәрәкәт иткәндә, алдан юлны колга белән тикшереп карагыз. Бу сазлык буйлап күчкәндәге кебек булачак.

Исегезгә төшерәбез, янучы торф температурасы якынча 600 градус, ә чыгу бик авыр булырга мөмкин.

Янгын зонасыннан чыккач

Янгын зонасыннан чыккач, бәла-каза турында мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә хәбәр итәргә кирәк. Хәвеф хәбәрләрен тапшырганда,  янгын координаталары, аны күргән вакытыгыз һәм килеп чыгуның сәбәбен (хәтта  сәбәпче сез үзегез булсагыз да) сөйләгез.

Һәркем нәрсә эшли ала

Теләсә кайсы табигый территориядә ут белән сак булыгыз. Сезнең җыйнаксызлыгыгыз зур проблемаларга сәбәп булмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

- Кырларда һәм аланнарда беркайчан да коры үлән яндырмагыз. Башкаларның моны ничек эшләүләрен күрсәгез, аларны туктатырга һәм аның бик куркыныч булуын аңлатырга тырышыгыз.

- беркайчан да коры урманда яки торфлыкта учак якмагыз. Иң элек, учакның минераль туфракта (ком яки балчык) урнашуына инаныгыз. Учак ягып җибәргәнче,   аның тирәсендә бер метр радиуста урман түшәмәсен җыегыз;

Китәр алдыннан учакны су сибеп сүндереп калдырыгыз Шуннан соң көлне таратып карагыз, аның астында пыскып янучы күмер сакланмаган булуына ышаныгыз - тагын бер тапкыр су сибегез Төтен яки пар беткәнче, сүндерелгән учак яныннан китмәгез. Учакны  нәрсә белән сүндерү турында алдан кайгыртыгыз;

- беркайчан да сүнмәгән шырпылар яки тәмәке ташламагыз, урманда төрле пиротехник эшләнмәләр: петардлар, бенгаль утлары, шәмнәр һ.б. кулланмагыз. 

- Машиналарда, бигрәк тә мотоциклларда урманга кермәгез. Алардан чыккан очкыннар, аеруча коры урманда лишайник япмасы булган янгынны китереп чыгарырга мөмкин;

Сезнең дусларыгызга һәм танышларыгызга аларның саксызлыгы янгыннарга сәбәп булырга мөмкин икәнлеген аңлатырга тырышыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International