27 апрельдә бөтен ил буенча «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»программасының бер өлеше булган Бөтенроссия өмәсе узды.
Менделеевлылар да әлеге чарада катнаштылар. Шәһәр иҗтимагый оешмалары һәм яшьләр хәрәкәтләре активистлары, муниципаль хезмәткәрләр һәм эшмәкәрләр, шулай ук шәһәр оешмалары һәм предприятиеләренең хезмәт коллективлары, шәһәр халкы безнең шәһәрне тагын да чистарак, матуррак һәм уңайлырак итү өчен берләште.
Зур эшләр башкарылды: «Химик» аллеясы территориясе тулысынча коры яфраклардан чистартылды. Тимер юл буендагы җыештыруны башкарган Россия тимер юллары хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Барлык катнашучыларга хезмәтләре һәм шәһәребезне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез!
Кадерле шәһәр халкы һәм кунаклары, әйдәгез бергәләп хезмәтне кадерлик һәм шәһәребездә чисталыкны саклыйк.