"Территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык".

2024 елның 30 апреле, сишәмбе

"Территорияләрне төзекләндерү буенча икеайлык" санитар-экологик чарасының беренче ае ахырына якынлаша.

Татар Чаллысы авыл җирлеге бюджет оешмалары хезмәткәрләре өчен өмәләрне бергәләп үткәрү яхшы гореф-гадәт булып тора. Билгеле булганча, бернәрсә дә кешеләрне җәмгыять файдасына бергәләп эшләү кебек нык берләштерми.

Иртән һава торышы кәефне бераз бозды, әмма хезмәткәрләр чыга башлагач, ул яхшырды, һәм Башкарма комитетның, мәктәпнең, балалар бакчасының, ФАПның, мәдәният йортының һәм китапханәнең хезмәт коллективлары бергәләшеп тәртип урнаштырырга чыты. 

Татар Чаллысы авылына тоташкан урман полосасында агачлар агартылды шулай ук мәктәп яны участогында да, балалар бакчасы мәйданчыгында да алма,чия, миләш агачлары агартылды.

Апрель өмәсе коллективларның бердәмлеген тагын бер кат күрсәтте һәм күренеп торган нәтиҗәләргә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International