375 ел Россия янгын сүндерүчеләре гражданнарны янгыннан саклый.
30 апрельдә янгын сүндерүчеләр янгын күзәтчелеге оешуга 375 ел тулуны билгеләп үтәләр.
Ут-аяусыз табигать. Аның белән көрәштә батырлык һәм һөнәри осталык гына җиңә ала. Табигать сынавын көчле рух, нык характер һәм ихтыяр көче белән генә үтәргә мөмкин. Ут дәрәҗәләрне танымый, ут белән эш иткәндә бердәнбер дөрес карар кабул итүне таләп итә
Сезне чын күңелдән Россия янгын күзәтчелеге оешуга 375 ел тулу белән котлыйбыз!
‼исегезгә төшерәбез, 12 майга кадәр республикада махсус янгынга каршы режим гамәлдә‼️