Алабугада "Алга! Киттек!» беренчеләр бүлекчәләренең республика йомгаклау форумы узды.
Форум балалар һәм яшьләргә "Беренчеләрнең хәрәкәте" мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүгә, аларның иҗтимагый-файдалы эшчәнлектә катнашуга теләген арттыруга юнәлдерелгән!
Форум кысаларында «Алдынгылар - беренчеләр командасы» республика премиясе уздырылды. "Менделеев токымнары" лицееның Беренчеләр Хәрәкәт командасы «Кеше булу " номинациясендә форумның махсус бүләген алды (остазы- Нәҗипов Ләйсән)
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм зур җиңүләр телибез 👏