Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2024 елның 4 мае, шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә  2024 елның 5 мае 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында  кисәтү килде

5 май көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяк-көнбатыштан  15-20 м/с тизлектә көчле  җил көтелә.

Татарстан Республикасы территориясендә кырау турында кисәтү

2024 елның 5 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0-5° ка кадәр кырау көтелә, аерым районнарда аязган вакытта  -8°кадәр төшү мөмкин. Казанда -3°ка кадәр кырау көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән сынган агач ботаклары да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!

Халыкка һавада һәм туфрак өслегендә кырау вакытында киңәшләр

Туфрак өслегендә кырау булу сәбәпле, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш  һәм орлык культураларының һәм җылы яратучы үсемлекләрнең зыян күрүе һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне туңудан коткаруның иң гамәли һәм еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне каплау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофррланган кәгазь, куыклы пленка, салам яки камыш маты). Культураларны туңудан төтен шашкалары яки төтен өемнәре ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Төтен шашкасы янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен чыгара. Төтен шашкасының тәэсире 8-10 минут дәвам итә. Төтен өемнәре әзерләү өчен салам, куак, үлән, торф, яфраклар, утыннар, чүп үләннәре, көнкүреш чүп - чарлары кулланыла. Алар акрын гына янып бетәчәк һәм күп төтен бүлеп чыгарачак (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа суынырга, җылысын бирергә мөмкинлек бирми.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International