Экстрим паркта җәйге сезон

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Алда ял көннәре, аннары укучыларның җәйге каникуллары. Бу актив спорт белән шөгыльләнү, җәйге транспорт төрләрендә шуу вакыты.

Паркны ачу район башлыгы Радмир Беляев катнашында узды.
"Безнең спорт белән шөгыльләнү, шул исәптән экстремаль спорт төрләрендә дә беренче адымнар ясау мөмкинлеге бар",-дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.
Ул шулай ук район администрациясе белән яңа велосипедлар, самокатлар һәм скейтлар белән тулыландырган прокат булуын да өстәде.

Теләге булган һәркем паркка килеп, яраткан транспорт төрен арендага ала ала.
Прокатта тәкъдим ителгән:
велосипедлар, самокатлар, скейтбордлар, роликлар һәм саклану комплектлары 🚲 🛴 🛼 🛹 

Прокатның эш режимы:
Эш көннәре 15.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр
Ял көннәре 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International