Махсус хәрби операция зонасына 3 тонна йөк җибәрелде. Аңа квадроцикл, маскировка челтәрләре, плащ-палаткалар, запас частьләр, су, хуҗалык товарлары һәм шәхси әйберләре керә.
Җибәрүдә район башлыгы Радмир Беляев, "Ватанны саклаучылар" фондының ТР буенча филиалы социаль координаторы Миләүшә Макарова, «Без бергә» инициатив төркеме активистлары, яшь армиячеләр, волонтерлар һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре катнашты.