Бу ярышларда 2007 елдан 2013 елга кадәр туган, сәламәтләндерү комплексында йөзәргә өйрәнүче 50дән артык бала катнашты.
Бу чын спорт бәйрәме иде! Әти-әниләре малайларга һәм кызларга трибунадан көч биреп тордылар, тренерлар исә аларны старт алдыннан һәм йөзү вакытында дәртләндерделәр.
Ярышлар тәмамлангач, барлык катнашучылар өстәмә энергия заряды алдылар, ә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән җиңүчеләр грамоталарга һәм медальләргә лаек булдылар.