Яңа табиб һәм фельдшер

2024 елның 7 мае, сишәмбе

«Эшлекле дүшәмбе» дә район Башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева яңа табибка һәм фельдшерга сертификатлар тапшырды.

200 мең сумлык акчалата сертификат табиб-хирург Абдулла Абдуллаевка тапшырылды.

100 мең сумлык акчалата сертификат ашыгыч ярдәм фельдшеры Руслан Мостафинга тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, белгеч-медикларны җәлеп итү, районда табиблар һәм фельдшерларның кискен кытлыгын бетерү максатыннан, Менделеевск үзәк район хастаханәсе белән хезмәт килешүе төзегән һәр яңа табибка 200 мең сум күләмендә һәм Менделеевск үзәк район хастаханәсенә эшкә килгән һәр яңа фельдшерга 100 мең сум күләмендә грант ярдәме түләргә карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International