Менделеевск районында салкыннар булу сәбәпле балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә җылылык бирү яңадан башланды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

"Ял көннәрендә мәктәпкәчә учреждениеләр мөдирләре белән биналардагы температура белән бәйле хәлне бәяләделәр. Нәтиҗәләр буенча районның барлык балалар бакчаларына җылылык бирергә карар ителде. Хәзер техник эшләр бара", - диде Радмир Беляев.

Шулай ук бу көннән Менделеевск районы мәктәпләрендә һәм үзәк район хастаханәсе стационарында җылылык бирү яңадан башланачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда яңа атна яңгыр һәм 0 градус белән башланды. Төнлә һава температурасы 0-5 градус тәшкил итәчәк, көндез. термометр баганалары 5-10 градуска кадәр күтәреләчәк. Мондый һава торышы якын көннәрдә дә сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International