7 һәм 8 майда авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
7 майда террорчылыкка каршы комиссия утырышы узачак, ул 9 Май бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
9 майда Җиңүнең 79 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары узачак.
Безнең бурыч — бәйрәмне уңайлы һәм куркынычсыз уздыру өчен барлык шартларны тудыру.