"Без халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм җимерелмәс рухы турында тарихи хакыйкатьне саклыйбыз һәм яңа буыннарга тапшырабыз. Бүген, Россиягә каршы яңадан сугыш башлангач, без Ватанны саклауга баскан махсус операциядә катнашучыларның халыкара терроризмга каршы торачагына һәм илнең иминлеген тәэмин итәчәгенә ышанабыз, ә тылда калганнар сугышчыларыбыз өчен кирәкле булганның барысын да эшләячәк», – диелә котлау телеграммасында.
"Безнең бабаларыбыз мәңгегә безнең йөрәкләрдә. Иремнең бабасы Яков Когогин бөтен сугышны кичерә, дүрт тапкыр яралана, ә кайткач күп еллар колхоз рәисе булып эшли, җимерелгән хуҗалыкны торгыза. Минем бабам Закир Сабиров сугыш башында мобилизацияләнә һәм 1942 елның июлендә һәлак була. Мин аны күрү бәхетенә ирешмәдем, ләкин ул хак эш өчен, тыныч тормышыбыз өчен, Җиңү өчен һәлак булды! дип сөйләде депутат.