Гуманитар йөк Иловайск һәм Придорожныйның социаль учреждениеләренә китерелде

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина халык фронты белән берлектә Донецк Халык Республикасы халкына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җиткерде. Бу көннәрдә волонтерлар яшелчәләрне: бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, сарымсакны адреслы китерәләр.

Авдеевка юнәлешендә китерелгән гуманитар йөк ярдәмендә Иловайск социаль блогының берничә учреждениесе яшелчәләр белән тәэмин ителде: 4 балалар бакчасы, 4 мәктәп, хастаханә. Ә Придорожное авылында Изге Матрона Московская Гыйбадәтханәсе янында азык-төлек тарату оештырыла.  Халык фронтына ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт! дип аңлаткан Когогина.

Әлфия Когогина даими нигездә «КАМАЗ» ААҖ һәм эшкуарлык берләшмәсе белән берлектә гуманитар ярдәм оештыра һәм яңа төбәкләргә илтә. Бу машиналар, детальләр, җиһазлар, дарулар, азык-төлек, эчәргщ яраклы су. Моннан тыш, депутат инициативасы буенча Лисичанскидан 500 бала һәм 50 педагог өчен Чаллыдагы җәйге лагерьларда ял итү һәм сәламәтләндерү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International