«Мирас» татар гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары белән «Юл хәрәкәте иминлеге » ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды белән берлектә профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларга балалар юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре, типик һәм куркыныч юл ситуацияләре турында сөйләделәр.
Балаларга велосипедта йөргәндә 14 яшьтән генә юлга чыгарга рөхсәт ителүе турында сөйләделәр. Велосипедта йөрүченең шәхси саклану чараларына һәм юл-транспорт һәлакәтеннән саклану өчен җәяүлеләр кичүе аша җәяү чыгуның мөһимлегенә һәм кирәклегенә игътибар иттеләр.