«Урман-Фест»

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Бизяки авылы тирәсендә "Урман-Фест" масштаблы Гаилә экологик фестивале узды

Болытлы һава торышына карамастан, шәһәр һәм районның 1000нән артык кешесе хәйрия акциясендә катнашты. Катнашучыларга туфрак белән эшләү өчен көрәкләр бирелде, шулай ук үсентеләр таратылды. Акция тәмамлангач, барысын да чәй белән сыйладылар, пылау, ит белән карабодай боткасы бирделәр. Күпләр чарага бөтен гаилә белән бергә балаларын да алып килделәр.

Чарада Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, район башлыгы Радмир Беляев, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты һәм агачлар утыртты.

"Безнең район өчен бу бик мөһим акция. урман утыртып, без матур районыбызның экологиясен яхшыртабыз. Рәхмәт сезгә, кадерле Менделеевлылар, сез гаиләләрегез белән бу искиткеч хәйрия эшендә катнашырга килдегез",- дип  Радмир Илдар улы катнашучыларга мөрәҗәгать итте

Оештыручылар катнашучылар өчен бай программа әзерләделәр: урманчылардан агач утырту буенча мастер-класс, кыр кухнясы, музыкаль һәм бию төркемнәре чыгышлары, балалар өчен аниматорлар.

«УрманФест» Эко-фестивале Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елдан бирле үткәрелә. Бүгенге көндә 300 000 нән артык агач утыртылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау»федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International