"Герой белән очрашу"

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Химия-технология лицеенда махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.

Лицей укучыларының хәзерге Россиянең тарихи вакыйгаларында катнашучы белән турыдан туры сөйләшү мөмкинлеге булды.

Кунак туганнарыннан хәбәрләр яки бөтенләй таныш булмаган балалардан неонацистларны тизрәк җиңү теләге белән чын күңелдән язылган.хатлар алганда, һәр сугышчыны чолгап алган хис-тойгылары белән уртаклашты  

Хәзер  хәрби туган шәһәренә ял итәргә килгән. Ул бу сыйныфның укучысы - Артемның әтисе. Балалар кунакка күп сораулар бирделәр, аларны барысы да кызыксындырды: «ут линиясендә» солдатларның кайда яшәвеннән һәм ничек туклануыннан алып, балалардан хатлар алалармы һәм алган хатларга уй-кичерешләренә кадәр.

Чара ахырында укучылар солдатка нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуны теләделәр, гомуми көч белән җыелган гуманитар ярдәм, хәрбиләр өчен хатлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International