РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина өч хәрби частькә 27 миллионнан артык суммага якынча 70 тонна авырлыктагы чираттагы гуманитар йөк партиясен тапшырды.
"Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, хөкүмәт белән очрашканда, илнең озак вакытлы һәм ышанычлы үсеше өчен без барыбыз бергә, бердәм сафта эшләргә тиешбез, дигән бик мөһим сүзләр әйтте. Шулай эшлибез һәм алга таба да шулай эшләячәкбез: сугышчылар – алгы сызыкта, предприятие хезмәткәрләре – станок янында, һәркем үз урынында җиңүебезне якынайту өчен барысын да эшләргә тиеш», - дип аңлатма бирде Когогина.
"Дәүләт тәэмин итүенә өстәп, без балаларыбыз өчен радиоэлектрон көрәш системалары, ярымприцеп, тәгәрмәчләр, лонжероннар, дроннардан саклану җайланмалары ясау өчен торбалар һәм металл, шулай ук туганнарыннан һәм якыннарыннан хатлар һәм посылкалар җыйдык һәм алып килдек. Болар барысы да хәрби частьләр ихтыяҗлары буенча җыелган һәм әзерләнгән», – дип билгеләп үтте депутат.