Әлфия Когогина: Россия геройларына җир кишәрлекләре бирү буенча ташламалар күләмен киңәйтәбез

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «бүген җир кишәрлеге алу хокукыннан геройлар гына файдалана ала. Бу үз гомерләрен Ватанны яклап биргән хәрбиләрнең якыннарына карата гаделсезлек. Без кабул иткән закон геройларның һәм Дан орденының тулы кавалерларының тормыш иптәшләренә, балаларына һәм ата-аналарына җир кишәрлеге алу хокукын мирас итеп тапшыру мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш, закон 2022 елның 24 февраленнән соң һәлак булган геройларның гаилә әгъзаларына, шул исәптән үлгәннән соң бирелгән РФ геройларына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие билгели.

Тол хатын яки тол ир, ата — аналар, 18 яшькә кадәрге яки 23 яшькә кадәрге балалар, әгәр алар көндезге бүлек студентлары булса, һәм 18 яшьтән өлкәнрәк тумыштан инвалидлар гаиләнең һәр әгъзасы әлеге категорияләрдән шундый пособие алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International