Уенда 8 районнан ике яшь категориясендә командалар катнашты:
-11 яшьтән 13 яшькә кадәр
-14 яшьтән 17 яшькә кадәр
Менделеевск районыннан 4 нче мәктәп һәм 1нче мәктәп командалары чыгыш ясады.
Командалар көч, җитезлек, тизлек буенча ярыштылар.
Җиңү өчен көрәш берничә этапта узды:
⭐ Строй әзерлеге
⭐ Спорт әзерлеге
⭐ Автоматны сүтү/җыю
⭐ Беренче ярдәм күрсәтү
⭐Ватан тарихын белү тесты
⭐ Каршылыклар полосасы
⭐ Гомуми гаскәр саклау комплекты
Гомуми зачет нәтиҗәләре буенча 4 мәктәпнең урта яшь төркемендәге «Норманны» командасы 3 урынны яулады һәм диплом белән Кубок белән бүләкләнде. Команданың һәр әгъзасына «Беренчеләр хәрәкәте»логотибы белән башлыклар тапшырылды